Татарстанда кош аулауга рөхсәт бирүгә гаризалар кабул итә башладылар
Документларны республиканың күп функцияле үзәкләренең теләсә кайсы бүлегендә тапшырырга мөмкин
Татарстанда аучылык җирләрендә кош-корт аулауга рөхсәт бирүгә гаризалар кабул итү башланды. Аучылык планлаштырылган районга карамастан, республика территориясендәге күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Гаризаларны, билгеләнгән ау срокларына карамастан, бер үк вакытта барлык төр кошларга да кабул итәләр. Бу этләр һәм аучы кошлар белән дә, алардан файдаланмыйча да ауга кагыла.
Рөхсәт алу өчен паспорт, аучылык билеты, гариза һәм 650 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция кирәк булачак. Кыр тавыгын аулауга рөхсәт алганда хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен дә түләргә кирәк – бер баш кош өчен 20 сум.
Документны мөрәҗәгать итүченең вәкиле дә алырга мөмкин. Моның өчен язма ышаныч кәгазе, ике якның документлары, аучылык билеты, гариза, шулай ук дәүләт пошлинасын түләү һәм кыр тавыгын аулаганда җыем квитанцияләре кирәк булачак.
Чыганак: Татарстан-24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев