Татарстанда коммуналь тарифларны индексацияләү тәртибе үзгәрәчәк
Россия Хөкүмәте торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү үсешенең яңа параметрларын раслады. 2026 елдан тарифларны төп индексацияләү 1 октябрьдә үткәреләчәк.
1 октябрьдән республикада газ һәм электр энергиясенә тарифлар артачак. Газның бәясе бер кубометр өчен 8,55 сумнан 9,28 сумга кадәр артачак. Газ плитәләре булган шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен электр энергиясенә база тарифы хәзерге 5,82 сум урынына бер кВт\сәг өчен 6,47 сум тәшкил итәчәк. Авыл халкы өчен ташламалы тариф сакланачак — бер кВт\сәг өчен 4,85 сум. Шулай ук куллану күләменә карап бәянең дифференциациясе гамәлдә булачак.
Үзгәрешләр каты коммуналь калдыкларны чыгарган өчен түләүләргә дә кагылачак. Әйтик, «ПЖКХ» ИК хезмәт күрсәтү зонасында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр бер кешегә 131,51 сум түләячәк. Һәр муниципалитет һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешма өчен суга һәм җылылыкка тарифлар 20 декабрьгә кадәр ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты сайтында бастырылачак.
Чыганак: Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев