Татарстанда кече күләмле суднолар катнашында 7 очрак теркәлгән
9 кеше һәлак булган
2026 ел башыннан республикада кече күләмле суднолар катнашында 7 очрак теркәлгән, аларда 9 кеше һәлак булган. Бу хакта күзәтчелек ведомстволары белән берлектә уздырылган профилактик рейд барышында татар транспорт прокуроры Фәрит Фатуллаев хәбәр итте.
«Быел республикабыз территориясендә кече күләмле суднолар катнашында 7 һәлакәт теркәлгән. 9 кеше, ни кызганыч, һәлак булган», – дип сөйләде прокурор.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә аңлатуларынча, чара су транспорты белән идарә итү кагыйдәләрен тупас бозучы рәсми булмаган ташучыларны һәм судно йөртүчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән. Пассажирларның иминлегенә һәм судно йөртү нормаларын үтәүгә аерым игътибар бирелде.
Рейд нәтиҗәләре буенча 34 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Моннан тыш, 13 кече күләмле судно махсус штраф стоянкага җибәрелгән.
Күзәтчелек органнарында Татарстан халкына һәм кунакларына суда иминлек кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеге турында искәртәләр һәм рәсми булмаган ташучылар хезмәтеннән файдаланмаска чакыралар.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев