Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда катлаулы язгы ташу чоры көтелә

Быел кышын кар күп яву сәбәпле, республикада катлаулы язгы ташу чоры көтелә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, кар катламындагы су запасы нормадан 1,5-2,5 тапкырга күбрәк. Мондый күрсәткечләр Зөя, Казансу, Мишә, Шушма елгалары бассейннарында күзәтелә.

 

Татарстан Рәисе муниципаль берәмлекләр башлыкларына, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Төзелеш министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчеләренә профилактик чаралар күрергә кушты.

 

«Шулай ук халыкны һәм авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларын вакытлыча урнаштыру пунктларына эвакуацияләү юлларын планлаштырырга кирәк. Язгы су басуны кисәтү һәм нәтиҗәдә килгән зыянны бетерү өчен матди һәм финанс резервлар әзерләргә кирәк», - дип ассызыклады республика Рәисе.

 

Рөстәм Миңнеханов куркыныч зонасында булган торак пунктларда һәрбер йортны йөреп чыгарга, шулай ук агулы химикатлар, пестицидлар һәм ашламалар саклана торган складларны су басуга юл куймау өчен тиешле чаралар күрергә кушты.

Чыганак: «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев