Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда каршы як хәрәкәте полосасына чыгу аркасында 28 кеше һәлак булган

92се төрле имгәнүләр алган

2025 елда Татарстанда каршы як хәрәкәте полосасына чыгу аркасында 54 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 28 кеше һәлак булган һәм 92се төрле имгәнүләр алган.

 

Мондый аварияләрне булдырмау өчен 17-31 гыйнвар көннәрендә төбәктә «Каршы як хәрәкәте полосасы» дигән максатчан кисәтү чарасы узачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре аварияләр иң күп булган юлларда контрольне көчәйтәчәк.

 

Юл йөрү кагыйдәләрен бозып каршы як хәрәкәте полосасына чыккан өчен машина йөртүчегә административ җаваплылык: 5000 сум күләмендә штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный. Әгәр кагыйдә бозу бер ел эчендә кабатланса, җәза катгыйлана – 1 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү.

 

Хокук бозуны автомат рәвештә теркәү камералары теркәгән очракта автомобиль хуҗасына 5000 сум штраф язылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев