Татарстанда карабодай партиясендә минераль катнашманың артык күп булуы ачыкланган
Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәгенең Татарстан Республикасындагы филиалы белгечләре 57 тонна авырлыктагы карабодай партиясендә минераль катнашманың артык күп булуын ачыклаганнар
Алынган 10 килограмм пробада минераль катнашма норматив белән билгеләнгән күрсәткечләрдән 2 һәм 2,5 тапкырга артыграк булган.
Лаборатория мөдире Илсур Якупов аңлатуынча, мондый катнашмалар ашлыкны саклауны һәм эшкәртүне катлауландыра, әзер ярмаларның сыйфатын киметә. Алар тикшерелә торган партиядән тулысынча алып ташланырга тиеш.
Мәгълүматлар Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсенә җибәрелгән.
Чыганак: Казань КП
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев