Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда юлларны ремонтлауга 400 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк

...

Республика бюджетыннан юл өслеген ремонтлауга 461,1 млн сум юнәлдереләчәк. Тиешле тендерлар дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

 

Документлар нигезендә, 197,1 млн сум «Зәй-Бохарай» трассасына капиталь ремонт ясауга тотылачак. Бу акчалар 3 километр озынлыктагы участокны тәртипкә китерергә мөмкинлек бирәчәк.

 

Подрядчы эшләрне 2027 елның 22 октябренә кадәр тәмамларга тиеш.

Тагын 214 млн сум Югары Ослан районында гомуми озынлыгы 7,5 чакрым булган юл участокларын торгызуга бүлеп бирелгән. Анда ремонтны агымдагы елның октябрендә тәмамлау планлаштырыла.

 

Моннан тыш, Яшел Үзән районында юлларны ремонтлауга 50 млн сум салынган, анда 4,8 километр юл өслеге яңартылачак. Эшләр шулай ук 2026 елның октябрендә тәмамланачак.

Чыганак: Казанские ведомости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев