Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда юлларда үлүчеләр саны арткан: ел башыннан 151 кеше һәлак булган

Республикада агымдагы елда аварияләр белән бәйле вәзгыять начарайган

2026 ел башыннан Татарстан юлларында 1448 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, нәтиҗәдә 151 кеше, шул исәптән 6 бала һәлак булган. 1747 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.

 

Ведомство җитәкчесе сүзләренә караганда, агымдагы елда республикада аварияләр белән бәйле вәзгыять начарайган. Үлүчеләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 26 кешегә арткан.

 

«Бүгенге көндә республикада юлларда 151 кеше һәлак булган, бу узган елның шушы чорына караганда 26 үлемгә күбрәк. Кичә генә, сводка буенча, юлларда дүрт кеше һәлак булган», – дип сөйләде Рөстәм Гарипов.

 

Ул билгеләп үткәнчә, ел башыннан Татарстан юлларындагы юл-транспорт вакыйгаларында 6 балигъ булмаган бала һәлак булган. Ел башыннан бирле барлыгы 1747 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган, дип өстәде Дәүләт автоинспекциясе башлыгы.

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев