Татарстанда югары түләнә торган һөнәрләр аталды
...
«Россия эше» кадрлар үзәге Татарстанда кирәкле һәм югары түләнә торган һөнәрләр рейтингын тәкъдим итте. Халыкка 70 меңнән артык вакансия ачык, төп ихтыяҗ эшче белгечлекләренә туры килә, дип хәбәр итә «Реальное время».
Йөк транспорты йөртүчеләренең кереме иң югары – 242 000 сумга кадәр, 812 позиция ачык. Механик җыю эшләре слесарьларына 1 290 вакансия бар, 150 000 сумга кадәр хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Тракторчы-машинистлар да шуның кадәр акча эшли ала. Көч структуралары хезмәткәрләре арасында полицейскийларга ихтыяҗ зур – түләү 250 000 сумга кадәр.
Белгечләр арасында төзелеш һәм монтаж эшләре осталары (220 000 сумга кадәр) һәм сәнәгатьтә баш инженерлар (270 000 сумга кадәр) алда бара. Инженер-энергетиклар һәм тар белгечлектәге табиблар 200 000 сумга кадәр хезмәт хакы алырга мөмкин.
Чыганак: ТНВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев