Татарстанда ишегалдын иң яхшы кышкы бизәүгә конкурс старт алды
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ишегалды территорияләрен иң яхшы кышкы бизәүгә «Ә безнең ишегалдында – 2026» конкурсы башлануы турында игълан итә
Анда катнашырга Татарстанда шәхси йортларда да, күпфатирлы йортларда да яшәүчеләр чакырыла.
Конкурсның максаты – халыкның иҗади инициативасын хуплау, күршелекне үстерү, бәйрәмчә кышкы атмосфера булдыру һәм ишегалларын бизәүдә үзенчәлекле идеяләрне хуплау.
Конкурста катнашу өчен бәйрәмчә бизәлгән ишегалдының фотосурәтләрен һәм/яки видеоролигын ясарга; бизәлешне тасвирлап кыскача аңлатма әзерләргә; торак пунктны һәм районны күрсәтергә кирәк.
Конкурс материалларын «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси битегездә #аунасводворе2026 хештегы белән урнаштырырга кирәк. Катнашучының бите конкурс уздыру чорына ачык булырга тиеш. Бер катнашучы бер конкурс эшен тәкъдим итә ала.
Гаризалар 2026 елның 20 гыйнварыннан 25 гыйнварына кадәр кабул ителә.
Тавыш бирү «Татар-информ» сайтында ике этапта узачак.
Беренче этап 28 гыйнвардан 1 февральгә кадәр булачак, аның нәтиҗәләре буенча финалга иң күп тавыш җыйган 10 катнашучы чыгачак.
Тавыш бирүнең икенче этабы 3 февральдән 8 февральгә кадәр узачак, анда конкурсның өч җиңүчесе билгеләнәчәк.
Конкурска 2026 елның 10 февралендә йомгак ясаячакбыз. Җиңүчеләр акчалата бүләкләр белән бүләкләнәчәк, ә нәтиҗәләр турында мәгълүмат «Татар-информ» агентлыгы сайтында һәм социаль челтәрләрендә бастырылачак.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев