Татарстанда инвалидлыгы булган 637 кеше мәшгульлек үзәкләре аша эш тапкан
Эш эзләүдә ярдәм сорап барлыгы 1 035 кеше мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте
Мәшгульлек хезмәте белгечләре һәр мөрәҗәгать итүчегә индивидуаль якын килү юлларын тапканнар, мәшгульлеккә ярдәм итүнең шәхси планнарын эшләгәннәр һәм һөнәри тәҗрибәне, шәхси мәнфәгатьләрне һәм сәламәтлек үзенчәлекләрен исәпкә алып вакансияләрне сайлап алганнар.
Эш эзләүчеләргә шулай ук психологик ярдәм күрсәтелгән һәм түләүсез һөнәри белем алу мөмкинлеге бирелгән.
Аерым алганда, 49 кеше ЭВМ операторы, экскурсовод, тегүче һәм башка белгечлекләрне үзләштергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев