Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр өчен нинди ташламалар гамәлдә

Татарстан Республикасында инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, стандарт социаль ярдәм чараларыннан тыш, өстәмә ташламаларга да исәп тота алалар

Инвалид балаларның ата-аналарына, опекуннарына һәм попечительләренә түбәндәге төр ярдәм күрсәтелә ала:

 

*18 яшькә кадәрге һәр инвалид бала өчен салымнан тотып калу. Бала I яки II төркем инвалид булган һәм югары уку йорты яки урта махсус уку йортында көндезге бүлектә белем алган очракта, тотып калу 24 яшькә кадәр саклана. Тотып калу күләме ата-аналар һәм уллыкка алучылар өчен 12 мең сум, опекуннар һәм попечительләр өчен 6 мең сум тәшкил итә;

 

*балалар бакчаларында, яслеләрдә, шулай ук сәламәтләндерү учреждениеләрендә өстенлекле тәртиптә урын бирү;

ата-аналарның берсе, опекуннар яки попечительләр өчен ай саен өстәмә дүрт ял көне бирү;

 

*18 яшькә кадәрге инвалид баланың әти-әнисенең берсе, опекуны яки попечителенә кирәк булган очракта тулы булмаган эш көне эшләргә мөмкинлек бирү;

 

*18 яшькә кадәрге инвалид баланың әти-әнисенең берсе, опекуны яки попечителенә ел саен уңайлы вакытта түләүле отпускка чыгу мөмкинлеге бирү;

 

*инвалид баласы булган хезмәткәрне үзенең ризалыгы булган очракта гына командировкаларга җибәрү, өстәмә эшкә, төнге вакыттагы эшкә, шулай ук ял һәм бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итү;

*даруханәләрдә, кибетләрдә, поликлиникаларда, почтада һәм башка учреждениеләрдә чиратсыз хезмәт күрсәтү.

 

Чыганак: «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев