Татарстанда язның беренче көнендә нуль градуска кадәр җылытачак
Атна ахырында Татарстанда һава температурасының сизелерлек күтәрелүе көтелә, әмма моңа кадәр һава торышы тотрыксыз булачак
Бу хакта «Татар-информ»га «МЕТЕО» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
«Бүген-иртәгә -4..-9 градус көтелә, аннары бер тәүлеккә - 0..-5, шуннан соң тагын -4..-9, ә төнге сәгатьләрдә -10..-12 градус булачак, якшәмбе көнне җылытачак», – ди синоптик.
Якшәмбе көнне республика төньяк-көнбатыштан килүче циклонның җылы секторына эләгәчәк. Һава температурасының нульгә якынлашуы язның беренче билгесе булачак. Сизелерлек явым-төшем көтелми: чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә бераз кар явуы ихтимал, аннан соң һава торышы тотрыклана.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев