Татарстанда язгы ташу чоры төгәлләнә
...
Республиканың кече елгаларында су басу чоры төгәләнде. Эре сулыкларда су дәрәҗәсе кими бара, дип сөйләде матбугат конференциясендә Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова.
«Кече елгаларда язгы ташу суларының кимү процессы төгәлләнде. Сусаклагычларда һәм Нократ елгасында су кимү тәмамлану стадиясендә», – диде ул.
Югары Ослан янындагы Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсе 53,59 м тәшкил итә – бу куркыныч билгедән 65 сантиметрга кимрәк. Түбән Кама сусаклагычында кискен дәрәҗәгә кадәр 2,21 метр кала.
Чыганак: Бизнес онлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев