Татарстанда яшүсмерләр арасында тәмәке тартуга һәм вейпларга каршы социаль программа эшли башлады
...
Татарстанда яшүсмерләр арасында тәмәке тарту һәм вейплар куллану дәрәҗәсен киметү буенча комплекслы социаль программа эшли башлады. Инициатива ТР Хөкүмәте һәм «Яшүсмерләр арасында тәмәке тарту проблемасы буенча иҗтимагый Совет» төбәкара иҗтимагый оешмасы белән берлектә гамәлгә ашырыла. Анда республика министрлыклары, волонтерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.
Программа ике юнәлешне: балигъ булмаганнарга никотинлы продукция сатуга каршы көрәш кампаниясен, педагоглар һәм ата-аналар өчен мәгърифәтчелек проектын үз эченә ала. Кампания кысаларында сату нокталарында һәм урамнарда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән социаль реклама урнаштырачаклар, шулай ук иҗтимагый контрольне көчәйтәчәкләр.
Программа илнең 33 төбәгендә гамәлгә ашырыла инде.
Чыганак: Казанские ведомости
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев