Татарстанда якынча һәр бишенче хезмәткәр тулы булмаган эш көне эшли
2025 елның IV кварталы нәтиҗәләре буенча, Татарстанның кече эшмәкәрлек субъектларына кермәгән оешмаларда тулы булмаган эш белән тәэмин ителеш режимында 189,1 мең кеше эшләгән (исемлектәге санның 18,7%ы). Мондый мәгълүматларны Татарстанстат китерә
«Эш бирүче инициативасы буенча 22,1 мең кеше (исемлектәге санның 2,2%ы) тулы булмаган эш вакыты эшләгән, 36,8 мең кеше (исемлектәге санның 3,6%ы) хезмәткәр белән эш бирүче арасындагы килешү буенча тулы булмаган эш көне эшләгән», — диелә хәбәрдә.
Тагын 8,6 мең хезмәткәр (исемлектәге санның 0,9%ы) эш бирүче гаебе, эш бирүчегә һәм хезмәткәргә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында тулы эш көне эшләмәгән. Өстәвенә, 121,6 мең хезмәткәр (исемлектәге санның 12%ы) законнар нигезендә гариза буенча хезмәт хакы сакланмаган ялларда булган.
Чыганак: «Реальное время»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев