Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда «Герой-ана» исеменә лаек булганнарга транспорт, ТКХ һәм шифаханәләргә ташламалар расланды

Татарстан Министрлар Кабинеты «Герой-ана» исеменә ия булган хатын-кызлар өчен социаль ярдәм чараларын раслады

Документ гражданнарның аерым категорияләренә ташламалар бирү тәртибенә үзгәрешләр кертә. Хәзер ярдәм чараларын алучылар исемлегенә «Герой-ана» исеменә лаек булганнар да кертелгән.

Карар нигезендә хатын-кызлар:

 

- шифаханә-курорт юлламаларына;

 

- коммуналь хезмәтләргә чыгымнарны компенсацияләүгә;

 

- торак һәм өй телефоны өчен түләү буенча ташламаларга;

 

- җәмәгать транспортында ташламалы йөрүгә исәп тота ала.

 

Түләүләр һәм компенсацияләр федераль бюджеттан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге аша финансланачак.

Чыганак: ТНВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев