Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда «гараж амнистиясе» буенча 25 меңгә якын объект теркәлгән

«Гараж амнистиясе» эшли башлаганнан бирле республикада 24 884 объект рәсмиләштерелгән. Аларның 9,6 меңнән артыгын – гаражлар, ә 15,3 меңгә якыны алар астындагы җир участоклары тәшкил иткән

Рәсмиләштерелгән территориянең гомуми мәйданы 418 мең квадрат метрга җиткән.

 

2026 елның беренче дүрт аенда гына да Татарстан Росреестры 2 меңгә якын объектны: 773 гаражны һәм 1171 участокны теркәгән.

 

Программа 2004 елның 30 декабренә, ягъни РФ Шәһәр төзелеше кодексы үз көченә кергән вакытка кадәр төзелгән гараж корылмаларына кагыла. Аларга гараж-төзелеш кооперативларында һәм ширкәтләрендә урнаштырылган капиталь һәм капиталь булмаган гаражлар керә. Шул ук вакытта алар астындагы җирләр дәүләт милкендә яисә муниципаль милектә булырга тиеш.

 

Ирекле төзелешләр, күпфатирлы йортлар һәм офис үзәкләре янындагы җир асты гаражлары, шулай ук 2004 елның 30 декабреннән соң төзелгән теләсә нинди гаражлар искәрмә булып тора.

Чыганак: Казанские ведомости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев