Татарстанда елга транспортында йөрү тарифлары 8 процентка индексацияләнәчәк
Татарстанда 2026 елда елга транспорты челтәрен киңәйтәчәкләр һәм маршрутлар санын арттырачаклар
Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова хәбәр иткәнчә, юнәлешләр саны 9дан 11гә, ә тукталыш пунктлары саны 21дән 27гә кадәр артачак. Маршрут челтәренә Кама Тамагы, Соколки, шулай ук Чистай белән Кызыл Яр арасындагы элемтә өстәләчәкләр.
Үсеш өстәмә чыгымнар таләп итә: суднолар, рейслар, иминлек һәм персонал чыгымнары артачак. Шуңа бәйле рәвештә ташуга тарифлар 8 процентка индексацияләнәчәк.
Шул ук вакытта хакимият бәянең артуы тулы үзкыйммәтне капламый һәм социаль юнәлешле булып кала, дип ассызыклый.
Ташламалы категорияләр, шул исәптән пенсионерлар өчен дә кайбер маршрутларга 50 процентка кадәр ташлама саклана.
Чыганак: Татарстан24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев