Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда Дәүләт хезмәтләре порталы аша 1нче сыйныфка 35,3 мең гариза тапшырылган

...

Татарстан Дәүләт хезмәтләре аша балаларны 1нче сыйныфка яздыруга гаризалар саны буенча Россиянең топ-3 төбәгенә керде. Бу хакта Россия цифрлар министрлыгында хәбәр иттеләр.

Беренче этап нәтиҗәләре буенча республикада ата-аналар портал аша 35,3 мең гариза тапшырган.

Барлык мәктәпләр дә гаризалар кабул итүне 1 апрельдән дә соңга калмыйча ачарга тиеш иделәр. Күп кенә ата-аналар кампания башланганнан соң ук документлар җибәрү өчен порталда караламалар ясаганнар.

Яздыруның икенче дулкыны 6 июльдә башлана. Бу чорда балаларны буш урыннары калган барлык мәктәпләргә дә кабул итәчәкләр.

Чыганак: Татарстан 24

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев