Татарстанда дәүләт геодезия челтәренең 400дән артык пункты тикшерелде
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе белгечләре 2024 елда дәүләт геодезия челтәренең 428 пунктын тикшерүне төгәлләделәр. Төбәк территориясендә барлыгы 2 меңнән артык шундый пункт урнашкан.
Исегезгә төшерәбез, дәүләт геодезия челтәре дәүләт координаталар системасын билгеләү, аларны Россия Федерациясе территориясенә тарату һәм махсус билгеләнештәге геодезия челтәрләрен булдыру мөмкинлеген тәэмин итү максатларында төзелә һәм файдаланыла, геодезия һәм картография эшләрен башкарырга мөмкинлек бирә.
Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, геодезия пунктларын тикшерү «Киңлек мәгълүматларының милли системасы» дәүләт программасы кысаларында алып барыла һәм үз эченә урында пунктны эзләүне, пункт үзәгенең тышкы билгесенең, өске маркасының торышын, тышкы бизәлешен, ориентир пунктларның сакланышын, шулай ук пунктны тикшерү нәтиҗәләрен документаль рәсмиләштерүне ала.
«Дәүләт геодезия челтәре пунктларын тикшерү буенча актив чаралар кар эрегәч, ләкин чәчү эшләрен башкарганчы башлана һәм якынча октябрьдә — урып-җыю кампаниясеннән соң төгәлләнә. Белгечләр аларның координаталарын билгелиләр һәм саклау зоналары турында мәгълүматны Бердәм дәүләт күчемсез милек исемлегенә кертәләр, — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Линар Гатин. — Ни кызганыч, барлык пунктлар да яхшы хәлдә һәм файдалану өчен яраклы түгел».
Татарстан Росреестрында геодезия пунктлары урнашкан күчемсез милек объектларының хокук ияләре, шулай ук геодезия һәм картография эшләрен башкаручы затлар геодезия пунктларына зыян килү яки аларның юкка чыгу очраклары турында ачыкланган көннән алып 15 календарь көн эчендә «Роскадастр» ачык хокукый компаниягә хәбәр итәргә тиешлегенә игътибар итәләр.
Матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев