Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда бер эшсезгә 14 буш эш урыны туры килә

Татарстанның хезмәт базарында бер атнада 1,5 мең буш эш урыны барлыкка килгән, ә эш турында тәкъдимнәрнең гомуми саны 50 меңнән артып киткән

Шул ук вакытта республикада рәсми рәвештә 3,7 мең кеше эшсез дип санала. Бу хакта KazanForum форумында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

 

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда рәсми рәвештә бер эшсезгә 14 буш эш урыны туры килә. Министр сүзләренә караганда, мондый шартларда кадрлар һәм сәнәгать потенциалын үстерү мәшгульлек хезмәтенең төп бурычларыннан берсенә әверелә. Эшсезләрне эшкә урнаштыруга гына түгел, яңадан укыту, квалификацияне күтәрү һәм икенче һөнәр алу программаларына да басым ясала.

 

Эльмира Зарипова шулай ук эш бирүчеләргә ярдәм чаралары турында сөйләде. Шулай, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыручы компанияләр субсидияләр алырга мөмкин.

Моннан тыш, республикада башка төбәкләрдән хезмәткәрләр җәлеп итүче эш бирүчеләргә ярдәм итү гамәлдә. Министр сүзләренә караганда, 2025 елда мондый чарадан сигез компания файдаланган, ә ел башыннан – инде җиде.

Чыганак: «Вести Татарстан»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев