Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда бер атна эчендә янгыннарда 8 кеше һәлак булган

...

Узган атнада Татарстанда янгыннарда 8 кеше һәлак булган. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, янгыннар нәтиҗәсендә тагын 7 кеше зыян күргән. Шул ук вакытта янгын сүндерү бүлекчәләре 4 кешене коткарган.

 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында республика халкын фаҗигаләрдән саклану өчен көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыралар.

 

Коткаручылар:

• кабызылган газ приборларын күзәтүсез калдырмаска;

• алар янына тиз янып китүчән әйберләр куймаска;

• газ җиһазларының төзеклеген күзәтергә киңәш итәләр.

 

Бу гади кагыйдәләрне үтәү янгын чыгуны булдырмаска, гомерне һәм сәламәтлекне саклап калырга ярдәм итәчәк.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев