Татарстанда БДИ пунктларын җиһазландыруга 300 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән
...
Татарстанда төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү пунктларын җиһазландыруга төбәк бюджетыннан 300 миллион сумнан артык акча юнәлдерелгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, имтихан кампаниясе торган саен технологиялерәк була бара. Ул җиһазларны модернизацияләүгә һәм белгечләрне укытуга шактый акча кертүне таләп итә. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, акчалар республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бүлеп бирелгән.
Имтихан үткәрү пунктлары өчен 3,5 мең принтер һәм 400 сканер сатып алганнар. Хәзерге вакытта техниканы муниципалитетларга җибәрәләр һәм урнаштыралар.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе өчен имтихан материалларын сакланган Интернет челтәре аша тапшыралар. Аларны имтихан уздыру пункты аудиториясендә үк бастыралар һәм сканерлыйлар.
Чыганак: Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев