Татарстанда авылда яшәүче яшь әниләргә түләүләрне арттырдылар
...
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республикада авыл түләүләре күләменең артуы турында хәбәр итте.
Гомумән алганда, быел балалы гаиләләргә бюджеттан 30 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Аларның 14 миллиардка якыны – бердәм балалар пособиесенә федераль акчалар.
Ул искәрткәнчә, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә авылда яшәүче хатын-кызлар 25 яшькә кадәр беренче бала туганда һәм 29 яшькә кадәр өченче бала туганда түләүләр ала. Бу түләүләрнең төп аермасы – аларны билгеләгәндә гаилә керемнәрен тикшермиләр һәм милеккә карамыйлар.
Чыганак: «Вечерняя Казань»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев