Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда авыл тренерларына түләүләргә 42 млн сум китәчәк

2026 елда Татарстанда «Земство тренеры» программасы буенча түләүләргә 42 миллион сум тотачаклар. Бу хакта республиканың Финанс министрлыгында хәбәр иттеләр

22,6 миллион сум федераль бюджеттан алыначак, ә 19,3 миллион сум республика бюджетыннан биреләчәк.

Бер тапкыр бирелә торган компенсация күләме бер кешегә 1 миллион сум тәшкил итәчәк.

 

Исегезгә төшерәбез, программа республика территориясендә урнашкан авылларга, шәһәр тибындагы поселокларга яисә 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләргә эшкә килгән физик культура һәм спорт өлкәсе хезмәткәрләренә ярдәм итүне максат итеп куя. Түләү алу өчен хезмәткәр Спорт министрлыгына гариза бирергә тиеш, аңа һөнәри белем турында документ, хезмәт шартнамәсе һәм башка документлар беркетелергә тиеш.

 

Яңа урында кимендә биш ел эшләргә туры киләчәк, ә эштән киткән очракта акчаны тулысынча яки өлешләп кайтарырга туры киләчәк.

Чыганак: «Вечерняя Казань»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев