Татарстанда авария хәлендәге торактан күчерүгә өстәмә 1,4 млрд сум юнәлдереләчәк
Татарстанда авария хәлендәге торактан күчерүгә адреслы программа кысаларында тагын 1 млрд 399,4 млн сум акча юнәлдереләчәк. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады
Программа киләсе 2027 елга озайтылды һәм яңа этап белән тулыландырылды. Әлеге этап (2026 елгы) 2027 елның 31 декабренә кадәр, ә хәзерге этап (2025 елгы) агымдагы 2026 елның 31 декабренә кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш.
2024 һәм 2025 елгы этапларны тормышка ашыруга чыгымнар үзгәрмәде: алар 73,4 млн сумнан артык һәм 239,8 млн сумнан артык тәшкил итә. Шул рәвешле, гомумән алганда, программаны гамәлгә ашыруга 1 млрд 712,5 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.
Территорияләрне үстерү фондының 2026 ел этабына чыгымнары 342,6 млн сумнан артык, республика бюджетыннан – 505,4 млн сумнан артык, муниципаль бюджетлардан – 8,5 млн сумнан артык тәшкил итәчәк. Моннан тыш, республика ягыннан өстәмә финанслау якынча 537,3 млн сумга тигез булачак, ә муниципалитетлар ягыннан – 5,4 млн.
Адреслы программа кысаларында барлыгы 18 күпфатирлы йортта 388 бүлмәне күчерү күздә тотыла, анда 919 кеше яши. 2024 һәм 2025 елгы этаплар дүрт күпфатирлы йортта 200 кеше яши торган 72 бүлмәне күчерүне күздә тоткан. Шулай итеп, 2026 елгы этапка 719 кеше яшәгән 14 йорттагы 316 бүлмә туры килә.
Программа Татарстан Республикасының Әлмәт, Биектау һәм Лениногорск районнарында, шулай ук Казанда гамәлгә ашырыла. Аны тормышка ашыру «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев