Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда атна азагында яшенле яңгыр һәм 26 градуска кадәр җылы көтелә

...

Иртәгә, 19 июньдә, Татарстанда яшенле яңгыр көтелә, җил секундына 15-18 метрга кадәр көчәя, урыны белән боз явуы ихтимал. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе кисәтә. Республика Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, төнлә минималь температура плюс 10-15 градус, көндез плюс 21-26 градус тәшкил итәчәк.

 

Шул ук вакытта Казанда иртәгә аязучан болытлы һава булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Көндез җилнең секундына 14 метрга кадәр көчәюе ихтимал. Төнлә термометр баганалары плюс 13-15 градус күрсәтәчәк, көндез плюс 22-24 градуска кадәр җылыначак.

Шимбә көнне, 20 июньдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр, ә көндез яшенле яңгыр булырга мөмкин. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы плюс 10-15 градус, көндез плюс 20-25 градус тәшкил итәчәк.

 

Якшәмбе көнне аязучан болытлы һава булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә минималь температура плюс 10-15 градус, көндез плюс 21-26 градус тәшкил итәчәк.

Чыганак: Бизнес онлайн

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев