Татарстанда атна ахырына кадәр тотрыксыз һава торышы сакланачак
Якындагы берничә көндә Татарстан халкына тотрыксыз һава торышына әзерләнергә кирәк
Республиканың Гидрометеорология үзәгендә хәбәр итүләренчә, төбәк көнбатыштан күчеп килүче циклон тәэсирендә, бу каты явым-төшемнәр, яшен һәм җилнең көчәюенә китерәчәк.
Бүген, 14 июльдә, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Синоптиклар яңгырлар, урыны белән көчле һәм коеп яуган яңгырлар, шулай ук яшен фаразлый. Республиканың кайбер районнарында боз яву һәм җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы +12дән +17 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез +20дән +25 градуска кадәр җылыначак.
Алдагы ике тәүлектә, 15 һәм 16 июльдә, циклон көнчыгышка таба хәрәкәт итүен дәвам итәчәк һәм Татарстан аның тылында булачак. Һава шартлары шундый ук калачак: көчле яңгырлар, яшен, урыны белән боз һәм кыска вакытка җилнең көчәюе. Төнлә температура бераз төшәчәк һәм +11, +14 градус булачак, көндез термометр баганалары +19, +25 градус күрсәтәчәк.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 17 июльдә һава торышы шулай ук тотрыксыз булып калачак. Яшенле яңгырлар көтелә, ә көндез һава температурасы сизелерлек төшәчәк һәм +14, +19 градустан артмаячак.
Шимбә көнне, 18 июльдә, вәзгыять яхшы якка үзгәрә башлаячак: явым-төшемнәр акрынлап тукталачак. Һава температурасы +19, +24 градуска кадәр күтәреләчәк.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев