Татарстанда административ штрафларның максималь күләмен арттыру турында фикер алыштылар
...
Төп тема төбәк законнарда каралган хокук бозулар өчен административ штрафлар күләменең югары чиген яңадан карау мөмкинлеге булды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Очрашу барышында Санкт-Петербургның Закон чыгару җыелышы төбәк нормаларын бозучылар өчен акчалата түләтүнең чик күләмен арттыруга юнәлдерелгән федераль закон проектын әзерли дип телгә алынды.
5 мең сумлык административ штрафның гамәлдәге максималь күләме федераль законнарда 2007 елда ук билгеләнгән һәм шул вакыттан бирле яңадан каралмаган, дип расладылар фикер алышуда катнашучылар.
РФ Административ хокук бозулар кодексының 3.1 маддәсенең 1 өлешеннән күренгәнчә «административ җәза хокук бозучының үзе һәм башка затлар тарафыннан яңа хокук бозулар кылуны кисәтү максатларында кулланыла».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев