Татарстанда 98 меңнән артык ата-ана балалар бакчасы өчен компенсация алган
Татарстанда 2026 елда 98 меңнән артык ата-ана балалар бакчасы өчен компенсация алган. Бу хакта республиканың Хезмәт министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә
Компенсация күләме балалар санына бәйле. Беренче балага ата-ана түләвенең - 20 процентын, икенчесенә - 50 процентын, өченчесенә һәм аннан соңгыларына 70 процентын кайтарганнар. Ярдәм чарасы «Гаилә» милли проекты кысаларында гамәлдә. Программа балалы гаиләләр санын арттыруга һәм традицион кыйммәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән.
Шулай ук аз керемле, студент, күп балалы гаиләләргә һәм авыл халкына ярдәм күрсәтелә. Ел башыннан айга 20 мең сумга кадәр керемле 10,7 мең гаилә балаларын карау буенча өстәмә компенсация алган. Авыл җирендә яшәүче 666 хатынга бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие түләнгән. 25 яшькә кадәрге хатын-кыз беренче баласы туганда - 100 мең сум, 29 яшькә кадәр өченче һәм аннан соңгы баласын тапкан хатын-кыз 200 мең сум ала.
Шулай ук өч яшькә кадәрге 1,9 мең сабыйга дару өчен 10 мең сум түләнгән. 732 яңа туган сабыйга кирәк-яраклар комплекты бирелгән. Хәзер Татарстанда 59 меңнән артык күп балалы гаилә исәпләнә.
Чыганак: Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев