Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 539 меңнән артык укучы һәм педагог MAX мессенджерына күчкән

Татарстанның мәгариф системасы, педагогларны, укучыларны һәм аларның әти-әниләрен берләштереп, MAX илкүләм мессенджеры белән тулысынча интеграцияләнде. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте

Аның сүзләренә караганда, 2026 елның 4 мартына мессенджерда 539 007 белем бирү процессында катнашучы теркәлгән. Шуларның 329 234е – мәктәпләрдә, 89 852се – балалар бакчаларында, 75 284е – урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә, 43 260ы – өстәмә белем бирү оешмаларында һәм 1377се – мәгариф идарәләрендә.

 

MAX мессенджерында рәсми мәктәп каналлары саны 1333кә җиткән, анда 447 989 кеше язылган. Татарстанның барлык 45 югары уку йорты да мессенджерда каналлар һәм чатлар булдырган. Моннан тыш, тугыз пилот югары уку йорты электрон студентлар билетын һәм зачет китабын үз эченә алган студентның цифрлы IDын керткән.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев