Татарстанда 35 яшькә кадәрге тәрбиячеләргә 120 мең сум күләмендә премия расланды
...
Татарстанда яшь тәрбиячеләр өчен 120 мең сум күләмендәге «Безнең яңа тәрбияче» дигән премия расланды. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын Премьер-министр Алексей Песошин имзалады.
Бүләкләүгә 35 яшькә кадәрге, эш стажы биш елдан артмаган белгечләр дәгъва итә алачак. Сүз тәрбияче, өлкән тәрбияче, музыка җитәкчесе, татар телен өйрәтү буенча тәрбияче һәм мәктәпкәчә белем бирү белән бәйле башка позицияләрне биләүче хезмәткәрләр турында бара.
Конкурс ел саен уздырылыр дип көтелә. Акчалата бүләкләүләр ТР бюджетыннан биреләчәк.
Чыганак: Бизнес онлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев