Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 25 апрельдән «Хәтер бакчасы» акциясе узачак

Татарстан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылачак, ул 25 апрельдән 2 майга кадәр үткәрелә

Быел акция Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы һәм Россия халыклары бердәмлеге елы фонында уза.

 

Республикада 1 миллионнан артык үсенте утыртырга планлаштыралар – аларның һәркайсы сугыш елларында һәлак булганнарны искә алу символы булачак.

 

Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, акция экологик инициатива буларак кына түгел, ә сугышта катнашучыларның батырлыгы турында тарихи хәтерне саклау ысулы буларак та карала. Аның сүзләренә караганда, һәр утыртылган үсенте рәхмәт белдерүне һәм Җиңү бәясен искә төшерүне символлаштыра. Ул массакүләм агач утырту 25 апрельгә планлаштырылган, дип өстәде һәм халыкны акциягә кушылырга чакырды.

 

2026 елда «Хәтер бакчасы» акциясе «Экологик иминлек» илкүләм проектына теләктәшлек йөзеннән инде җиденче тапкыр уздырыла. Россиядә һәм аннан читтә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар саны буенча 27 млн агач утыртырга планлаштыралар. Быел махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак булганнар хөрмәтенә хәтер аллеялары булдыруга аерым игътибар биреләчәк.

 

Акцияне «Хәтер бакчасы» коммерцияви булмаган автоном оешмасы, Җиңү полководецлары хәтер фонды, Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы һәм Россия Урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәмендә «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте оештыра.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев