Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 2027 елда көллиятләр базасында дүрт яңа белем бирү-җитештерү кластеры булдырылачак

...

Татарстанда 2027 елга Лениногорск политехника көллияте, Яшел Үзән суднолар төзү техникумы, Яшел Үзән механика көллияте һәм Казан төзелеш көллияте базасында дүрт яңа белем бирү-җитештерү кластеры төзеләчәк. Бу уку йортлары заманча җиһазлар, яңартылган остаханәләр һәм методик ярдәм алачак, бу исә алдынгы производство технологияләрен үзләштергән белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр.

Министрлыкта урта һөнәри белем бирү системасын модернизацияләү, эш бирүчеләрнең чын таләпләренә туры китереп белем бирү программаларын яңарту, көллият һәм техникумнарның матди-техник базасын үстерү, студентлар өчен производство практикасын һәм стажировкаларны оештыру турындагы документларга кул куелды.

Бу чаралар республиканың сәнәгать потенциалын алга таба да үстерүне тәэмин итәргә тиеш.

Чыганак: «Вечерняя Казань»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев