Татарстанда 2026 елда 2,3 мең почта хезмәткәре ярдәм алачак
...
Татарстанда 1 108 почта бүлекчәсе эшли, аларда 6,2 меңнән артык кеше эшли. Район авылларында яшәүчеләр өчен почта еш кына хатлар һәм посылкалар алу урыны гына түгел, ә пенсия рәсмиләштерергә, даруларга заказ бирергә, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә яисә банк сервисларыннан файдаланырга мөмкин булган мөһим үзәк тә булып тора.
Узган ел хат ташучылар 55 миллион хат, 16 миллион данә газета һәм 263 мең пенсия түләүләре китергән. 2026 елда авыл бүлекчәләре хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен 55,3 миллион сум акча бүлеп бирү планлаштырыла, аны 2,3 мең хезмәткәр алачак.
Моннан тыш, республикада почта инфраструктурасын модернизацияләү бара. 215 авыл бүлекчәсен яңарту планлаштырыла, бу хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшыртачак һәм килүчеләргә хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен күтәрәчәк.
Чыганак: Казань КП
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев