Татарстанда 2025 елда дәүләт сервисларына 1,5 миллионнан артык киберһөҗүм уңышлы чагылдырылган
Татарстанда узган елда Дәүләт сервисларына 1,5 миллионнан артык киберһөҗүм уңышлы чагылдырылган. Бу хакта республика Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте
Ул шулай ук цифрлаштыру өлкәсендәге зур уңышлар турында сөйләде. 2025 елда 26 мең километрдан артык инженерлык челтәре цифрлаштырылган. 1,5 миллион дәүләт һәм муниципаль объектны, шулай ук җир кишәрлекләрен үз эченә алган киң мәгълүмат базасы булдырылган.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән узган елда «Татарстанның икътисад, социаль өлкә һәм дәүләт идарәсе тармаклары өчен алга киткән IT-хәл итүләр» дигән биш еллык проект старт алды. Проект тормышның барлык өлкәләренең цифрлы инфраструктурасы өчен база IT-системаларын, шулай ук икътисадның һәм социаль өлкәнең төп тармаклары өчен тармак IT -чишелешләрен эшләүгә юнәлдерелгән.
Чыганак: Республика Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев