Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 2013 елдан башлап 5,8 меңгә якын ятим бала торак белән тәэмин ителгән

Татарстанда 2013 елдан 2025 елга кадәр 5,8 меңгә якын ятим бала махсуслаштырылган торак фонды белән тәэмин ителгән

Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм комитет каршындагы эксперт советының уртак утырышында ТР мәгариф министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлеге башлыгы Анжелика Бычкова сөйләде.

 

Ел саен уртача 300гә якын кеше торак алган, әмма 2020 елдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча өстәмә финанслау нәтиҗәсендә бу күрсәткеч елына 600 һәм аннан артыгракка кадәр арткан. 2023 елда 762 кеше торак белән тәэмин ителгән, ә 2022 елда республика ятим балаларга торак бирү буенча лидер төбәкләр арасына кергән.

 

Программаны финанслауның күп өлеше – 94,2% республика бюджеты хисабына башкарыла, ә федераль субсидия 5,8% тәшкил итә. 2026 елда бу максатларга 2,9 млрд сум каралган, бу 641 кешене торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

 

2026 елның 1 февраленә булган мәгълүматларга караганда, торак алуга исемлектә 4,1 мең ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәпләнә, шулардан 2,5 мең кеше тәэмин ителергә тиеш.

2024 елдан Татарстанда торак сатып алуга сертификатлар бирелә башлады. 2024 елда – 11 сертификат, 2025 елда – 70, алар буенча 64 кеше 300,8 млн сумлык түләүләр алган. 2026 елда 21 сертификат хупланган, 34,7 млн сумлык түләүләр башкарылган.

 

Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашкан ятим балаларның торак алуга өстенлекле хокукы бар. 2023 елдан 2026 елга кадәр ятимнәр арасыннан 53 махсус хәрби операциядә катнашучы торак белән тәэмин ителгән. 2026 ел башыннан өч кеше фатир алган, якын арада тагын берсенә торак бирү планлаштырыла.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев