Татарстанда «117» һәм «122» линияләренә хезмәт күрсәтүгә 54,7 млн сум юнәлдереләчәк
Татарстанда «117» һәм «122» бердәм кайнар линияләре эшенә 54,7 млн сум юнәлдереләчәк. Тиешле тендер турындагы мәгълүмат Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган
Подрядчикка ике дәрәҗәдәге операторларның эшен оештырырга туры киләчәк. Беренче дәрәҗәдәге хезмәткәрләр гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итәчәк, ә икенче дәрәҗәдәге оператор-рекрутерлар кандидатларга профильле мәсьәләләр буенча консультация бирәчәк.
Хезмәтләрне 2026 елның 1 апреленнән 2027 елның 31 мартына кадәр күрсәтү планлаштырыла. Әлеге максатларга республика бюджетыннан акча бүлеп биреләчәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев