Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр торак пункт территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан итте. Тиешле боерыкны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады
Документ нигезендә, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларына су саклау зоналарын, пляжларны, скверларны, паркларны, балалар мәйданчыкларын, базарларны, массакүләм ял итү урыннарын, бакчачылык җәмгыятьләрен һәм гараж кооперативларын, шулай ук шәхси торак сектор территорияләрен һәм юл буе полосаларын санитар чистарту буенча чаралар үткәрергә тәкъдим ителгән.
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, шәһәр янындагы урманнарда һәм су саклау зоналарында моның өчен билгеләнмәгән урыннарда барлыкка килгән чүплекләрне бетерүгә аерым игътибар бирү йөкләнде. Эшләрне координацияләү өчен оператив штаблар булдыру, шулай ук волонтерлар һәм иҗтимагый оешмалар җәлеп итү тәкъдим ителә.
ТР Экология һәм табигый байлыклар, Урман хуҗалыгы, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыклары, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, Дәүләт торак инспекциясе, Россия табигать күзәтчелеге һәм башка ведомстволар үз вәкаләтләре чикләрендә табигатьне саклау законнарының үтәлешенә контрольне көчәйтергә һәм күзәтчелек чараларының нәтиҗәләре турында атна саен хисап тотарга тиеш.
Моның өчен билгеләнмәгән урыннарда ташланган калдыкларны мониторинглау өчен «Халык контроле» системасын һәм «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасын кулланырга тәкъдим ителде.
ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгына күчмә тикшерүләр өчен өстәмә күләмдә ягулык-майлау материаллары бүлеп бирүне тәэмин итү йөкләнде.
Икеайлык нәтиҗәләре ТР Министрлар Кабинетына 2026 елның 5 июненә кадәр тәкъдим ителергә тиеш. Министрлар Кабинетының 2025 елның 10 мартында кабул ителгән 486-р номерлы карары үз көчен югалткан дип танылды. Эшләрнең башкарылуын контрольдә тоту Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына йөкләнгән.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев