Татарстан халкын күчемсез милек турындагы мәгълүматларын тикшерергә чакырдылар
...
Татарстан буенча Росреестр идарәсе гражданнарга 2025 елның 1 декабрендә тәмамлана торган милек салымнарын түләү алдыннан Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында үзләренең күчемсез милекләре турындагы белешмәләрне тикшерергә кирәклеген искәртте.
Актуаль мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталы яки Росреестрның рәсми сайты аша алырга мөмкин. Күчемсез милек турындагы мәгълүматларны салым түләүченең шәхси кабинетының «милек» бүлегендәге мәгълүмат белән Федераль салым хезмәте сайтында чагыштырырга кирәк.
Объектның төренә, аның мәйданына һәм кадастр бәясенә аерым игътибар бирергә тәкъдим ителә, чөнки бу параметрлар салым түләүләренең күләменә турыдан-туры йогынты ясый.
Әгәр аермалыклар ачыкланса, үзгәрешләр кертү турында гариза бирергә кирәк. Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында мәгълүматлар Росреестр һәм Дәүләт хезмәтләре сервислары аша яңартыла, ә салым органнарындагы белешмәләрне актуальләштерү – салым түләүчесенең шәхси кабинеты аша башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев