Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы учреждениеләрен ремонтлауга 2025 елда 70 млн сум акча юнәлдерелгән
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы тугыз учреждение бинасы 2025 елда ремонтланган
Эшләр иҗтимагый инфраструктура объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау өлкәсендә республика программасы кысаларында узды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Кайбер очракларда түбәләрне тулысынча алыштырганнар һәм фасадларны җылытканнар, икенче очракларда инженерлык коммуникацияләрен яңартканнар.
Эшләр Арча, Азнакай, Бөгелмә һәм Яшел Үзән урманчылыкларында, Алабуга һәм Бөгелмә урман хуҗалыкларында, шулай ук Урман янгыннары үзәгендә һәм Лубян урман-техник көллиятендә узган.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев