Татарстан төбәкләргә дистәләгән мең дәреслекне бушлай тапшырды
Татар теле һәм әдәбияты буенча туксан китап рәсми рәвештә федераль исемлеккә кертелгән. Аларны Россиянең теләсә кайсы мәктәбендә чикләүләрсез кулланырга мөмкин
Татарстан төбәкләргә 16 миллион сумлык дистәләгән мең дәреслек тапшырды. Бу хакта «Туган тел» халыкара форумының пленар утырышында республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, федераль исемлеккә хәзер татар теле һәм әдәбияты буенча 90 дәреслек кертелгән. Димәк, аларны бөтен ил буенча мәктәпләрдә рәсми рәвештә кулланырга мөмкин.
Бу уку елында республика төбәкләргә 32 мең данә җибәргән — тулысынча бушлай.
Шул ук вакытта министр ассызыклаганча, дәреслекләрне төбәкләр үзләре үз хисабына сатып алырга тиеш, бу аларның турыдан-туры бурычы. Татарстан киләчәктә дә ярдәм итәргә әзер, әмма финанслау - аның җаваплылык зонасы түгел. Һадиуллин хезмәттәшләрен бу мәсьәләне шәхси контрольгә алырга чакырды.
Чыганак: “Вечерняя Казань”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев