Татарстан ТКХ өчен түләү буенча социаль ярдәм чараларына 1,3 млрд сум юнәлдерәчәк
Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чараларының тулы комплексы эшли. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов хәбәр итте
«Республикада торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә комплекслы якын килү каралган. Федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары нигезендә гражданнарның аерым категорияләренә социаль ярдәм чаралары – субсидияләр һәм ташламалар күрсәтү каралган. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, инвалидларга, инвалид балалары булган гаиләләргә, хезмәт ветераннарына, технологик һәлакәтләрдән зыян күргән кешеләргә, күп балалы гаиләләргә һәм башкаларга», – дип сөйләде ул.
Ташламадан файдаланучыларның һәр категориясе өчен субсидия-ташлама күләме тиешле норматив-хокукый акт белән билгеләнгән. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия куллану нормативлары чикләрендә бирелә. Торак-коммуналь хуҗалыкка тарифлар арткан саен субсидия күләме дә арта, дип билгеләп үтте Гайнетдинов.
Әгәр кешеләрнең торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гаиләнең гомуми кеременең 21 процентыннан артыграк булса, алар шулай ук социаль яклауга субсидия рәсмиләштерүне сорап мөрәҗәгать итә алалар.
«2026 елга бюджетка салынган фаразланган финанслау күләме якынча 1,3 млрд сум тәшкил итә», – дип ассызыклады Гайнетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев