Татарстан Росреестры шәһәр яны участоклары хуҗаларына карата яңа мошенниклык очракларына бәйле рәвештә аңлатма бирде
...
Кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында аферистлар бакчачыларга ачыкланган җир законнарын бозу турында ялган белдерү кәгазьләре җибәрәләр һәм сылтама буенча күчеп, штрафны ташлама белән түләргә тәкъдим итәләр дигән мәгълүмат барлыкка килде. Аннары Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетны ватып керү схемасы кулланыла.
«Җир законнарын бозган өчен административ штраф түләнергә мөмкин һәм тиеш бердәнбер документ – административ җәза билгеләү турындагы карар. Ул республика, шәһәр яки районның җирдән файдалану һәм саклау буенча баш дәүләт инспекторы яки аның урынбасары тарафыннан имзаланырга һәм Татарстан Росреестры мөһере белән расланырга тиеш. Кагыйдә бозучыга карар административ эшне караганда шәхсән тапшырыла яки заказлы хат белән почта аша, яисә электрон рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә. Бернинди очракта да участоклардагы кагыйдә бозулар өчен штрафлар белән янаган смс-хәбәрләрдәге яки мессенджерлардагы чатларда шикле сылтамалар буенча күчмәгез, әлеге каналлар буенча мондый административ җәза билгеләү турындагы карарлар таратылмый», – дип хәбәр итте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Линар Гатин.
Шуңа игътибар юнәлтәбез, Татарстан Росреестры җир законнарын бозган өчен контроль (күзәтчелек) чарасы һәм административ хокук бозу турында беркетмә төзү нәтиҗәләре буенча гына административ җаваплылыкка тартырга мөмкин. Шул ук вакытта милекче мәҗбүри тәртиптә ведомство тарафыннан почта аша заказлы хат, яисә электрон рәвештә мондый чараны үткәрү вакыты һәм урыны турында Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта хәбәр ителә.
Шул рәвешле, әгәр сезнең участокта контроль (күзәтчелек) чаралары уздыру турында тиешле рәсми хәбәрләр булмаса һәм сез кинәт штраф түләргә дигән шикле хәбәр алсагыз, шуны истә тотыгыз, бу мошенниклар.
Мөһим! Административ җәза билгеләү турындагы карарның дөреслегенә шик булган очракта, гражданин бу мәсьәлә белән һәрвакыт Татарстан Росреестрына мөрәҗәгать итә ала.
Территориаль органның адресы административ җәза билгеләү турындагы карарда күрсәтелә. Шулай ук Татарстан Росреестрының территориаль бүлекләре адреслары ведомствоның рәсми сайтында (www.rosreestr.gov.ru) күрсәтелгән.
Матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев