Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Росреестры күчемсез милек объектына милек хокукы турындагы документ булмаганда нишләргә кирәклеген аңлатты

Татарстан Росреестры экспертлары гражданнарның күчемсез милек белән бәйле сорауларына җавап бирүләрен дәвам итәләр. Бүген күчемсез милек объектына милек хокукы турындагы документ булмаганда нишләргә икәнен белербез.

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова җавап бирә:

– Әгәр фатир гражданнарның торак урынын милеккә тапшыру килешүе нигезендә хосусыйлаштырылган һәм мондый килешү 2000 елга кадәр төзелгән булса, әлеге килешүнең дубликатын күчемсез милек объекты урнашу урыны буенча Техник инвентаризация бюросы органнарында алырга мөмкин.

Әгәр килешү 2000 елдан башлап төзелгән, хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен гариза һәм хосусыйлаштыру килешүе Татарстан Росреестрына (элеккеге Теркәү палатасына) тапшырылган булса, хосусыйлаштыру килешүенең күчермәсен теләсә кайсы күпфункцияле үзәккә паспорт белән мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин. Күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре соратып алу әзерләячәкләр һәм мондый соратып алу нәтиҗәсе я хосусыйлаштыру килешүе күчермәсен тапшыру, яки моны эшләүдән баш тарту булачак. Хокук билгели торган документның дубликатын алу түләүле нигездә гамәлгә ашырыла.

Әгәр хосусыйлаштыру гамәлгә ашырылмаган булса (җирле үзидарә органы белән сезнең арада хосусыйлаштыру килешүе төзелмәгән), фатирны хосусыйлаштыру (хосусыйлаштыру килешүе төзү) өчен күчемсез милек объекты урнашкан урындагы башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда сезгә фатирны хосусыйлаштыру тәртибе, сроклары һәм кирәкле документлар турында мәгълүмат биреләчәк.

Әгәр милек хокукы турындагы документларны 2000 елга кадәр төзелгән сату-алу, алыштыру, бүләк итү килешүе хокук билгели икән, килешүнең дубликатын мондый килешүне раслаган нотариустан алырга мөмкин.

Әгәр хокук билгеләүче документ пай түләү турындагы белешмә булса, мондый белешмәнең дубликатын торак-төзелеш кооперативы рәисеннән алырга мөмкин.

Югарыда күрсәтелгәнчә, әгәр барлык күрсәтелгән документлар 2000 елдан соң төзелгән яки бирелгән һәм алар теркәү органына тапшырылган булса, мондый документларның күчермәсен күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.

Әгәр милек хокукын теркәү турындагы кәгазь таныклык югалган булса, күчемсез милек объектына хокуклар турында Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтәгә заказ бирергә кирәк.

Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев