Татарстан Росреестры җир участокларыннан файдаланмау билгеләрен атады
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, узган елдан РФ Хөкүмәте карары белән торак пунктлар, бакча һәм яшелчә җирләре составындагы җир участокларыннан файдаланмау билгеләре исемлеге расланды. Документта җир участокларының максатчан билгеләнеше нигезендә файдаланыламы-юкмы икәнлеген бәяләргә мөмкинлек бирә торган критерийлар бар
Төзелеш өчен билгеләнгән җир участоклары өчен аңа хокук рәсмиләштерелгәннән соң 5 ел эчендә төзелгән һәм рәсмиләштерелгән бинаның, корылманың булмавы шундый билге булып тора. Шул ук вакытта мондый срок башка булырга мөмкин очраклар билгеләнгән – мәсәлән, әгәр ул төзелешкә рөхсәттә яки территорияне комплекслы үстерү турындагы карарда күрсәтелгән булса.
Индивидуаль торак төзелеше өчен билгеләнгән җир участоклары өчен файдаланылмауның шундый ук билгесе кертелгән. Шул ук вакытта индивидуаль торак йорт төзү һәм аңа хокукны теркәү срогы җир участогына хокук рәсмиләштерелгән вакыттан алып 7 елга кадәр озайтылды.
Әгәр җир участогында бина яисә корылма төзелгән булса, аларны тиешле хәлдә тотарга, түбә, дивар җимерелүенә, тәрәзә яисә тәрәзә пыялалары төшүенә юл куймаска кирәк. Әгәр мондый җимерекләр була икән, милекче инспектор тарафыннан участокның торышы теркәлгәннән соң бер ел эчендә биналарны яки корылмаларны торгызуга керешергә тиеш. Югыйсә бу шулай ук җир участогыннан файдаланмау турында сөйли.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Линар Гатин аңлатканча, бакча, яшелчә һәм йорт яны җирләрен чүп үләннәр басып китәргә тиеш түгел. Әгәр участокның торышын инспектор теркәгәннән соң бер ел узгач, җир участогының яртысыннан күбрәгендә бер метрдан биегрәк чүп үләннәрнең, шулай ук кыргый агач-куакларның үсеп утыруын ачыкласа, бу да җир турында законны бозу һәм җирдән файдаланмау билгесе булып тора.
Моннан тыш, торак пунктлар чикләрендәге барлык җир участоклары, шулай ук бакча һәм яшелчә участоклары өчен мәйданның яртысыннан артыграгының чүп-чар, төрле калдыклар белән каплануы да җирдән файдаланылмауның гомуми билгесе булып тора.
Исемлек 2025 елның 1 мартыннан үз көченә кергән 307 нче номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән һәм торак пунктлар чикләрендә урнашкан җир участокларын, бакча һәм яшелчә участокларын тәртипкә китерү өчен өч еллык срокны билгели. Әлеге кагыйдәләр буенча хокук алганнан соң ук файдаланырга мөмкин булмаган җир участоклары хуҗалары аларны тәртипкә китерү буенча чаралар уздырганнан соң файдалана башларга тиеш. Мондый чаралар исемлеге шулай ук РФ Хөкүмәтенең тиешле күрсәтмәсе белән расланган. Аңа җирне тигезләү, участоктагы агач-куакларны кисү, сазлыклы урыннарны киптерү, туфракны тыгызлау, чүп үләннәрдән арындыру кебек чаралар кертелгән. Мондый эшләр башкаруга 3 ел вакыт бирелгән.
Матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев