Татарстан Росреестры экспертлары гражданнарның сорауларына җавап бирәләр
..
– Шушы көннәрдә безгә шәһәр башкарма комитетыннан безнең участокны һәм йортны юл төзү өчен тартып алачак лары турында карар килде. Участокта теркәлмәгән корылмалар (мунча, сарай) бар. Милекне алган вакытта компенсация күләмен арттыру өчен аларны хәзер рәсмиләштереп буламы?
– Кадастр исәбенә алу һәм (яки) хокукны теркәү өчен документларны тапшырырга (җир участогы рәсмиләштерелгән булса, кадастр инженеры төзегән техник план гына кирәк) һәм РФ Салым кодексы белән билгеләнгән күләмдә (һәр күчемсез милек объекты өчен 350 сум) дәүләт пош линасы түләргә тәкъдим итәбез.
Дәүләт теркәүчесе тапшырылган документларга дәүләт кадастр исәбен алып барудан һәм (яки) хокукларны дәүләт теркәвенә куюдан баш тарту яки туктатып тору өчен нигезләмәләр булу яки булмауга хокукый экспертиза үткәрәчәк. Кадастр исәбен туктатып тору һәм хокукларны теркәү өчен нигезләмәләр теркәү турындагы законның 26нчы маддәсендә, 1нче өлешендә күрсәтелгән, анда дәүләт яки муниципаль ихтыяҗлар өчен күчемсез милек объектларын тартып алу турындагы белешмәләрнең (документларның) булуы теркәүне туктатып тору өчен нигез булып тора дигән сүзләр юк. Мөлкәтне тартып алганда компенсация күләменә килгәндә, бу мәсьәлә башкарма хакимият органнары компетенциясенә керә.
– Милекче хокукында минем җир участогым һәм торак йортым бар. Учас токта шулай ук гараж һәм мунча бар. Аларны теркәргә кирәкме һәм нинди срокта?
– Хокукларны дәүләт теркәвенә алу гариза бирү характерына ия булганга, закон тарафыннан документларның хокукларны теркәүгә нинди срокта тапшырылырга тиешлеге билгеләнмәгән. Әмма хәзерге вакытта «көнкүреш күчемсез милек»не рәсмиләштерү өчен документлар пакеты минималь булачак: кадастр инженеры тарафыннан электрон рәвештә (дискта) төзелгән техник планны гына тапшырырга һәм 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләргә кирәк булачак. Хәзерге вакытта исәпкә кую һәм хокукларны теркәү вакыты 10-12 эш көне тәшкил итә.
– Мин кайчандыр үз участогыма алган хокукны теркәү турындагы таныклыкны югалттым. Аны ничек торгызырга? Минем участок белән мошенниклык гамәлләре кылырга мөмкиннәр дип борчылам.
– Чынлыкта исә, борчылырга кирәкми, чөнки хокукларны дәүләт теркәвенә алу турындагы таныклык актуаль документ булып тормый. 2016 елның июленнән теркәү турында танык лык, гомумән, документ буларак, закон белән гамәлдән чыгарылды. Аның урынына хокукны теркәүне раслаучы документ сыйфатында Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) өземтә бирә башладылар. Шуңа күрә җир участогына милек хокукы теркәлүен раслаучы документ алырга теләсәгез, төп характеристикалар һәм күчемсез милек объектына теркәлгән хокуклар турында ЕГРНнан өземтәгә теләсә кайсы вакытта заказ бирә аласыз. Моны, шул исәптән, күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итеп эшләп була. Үзегез белән шәхесне раслаучы документ алып килегез. ЕГРНнан өземтә түләгәннән соң бирелә.
Әгәр сез күчемсез милек объектына карата хокукка каршы гамәлләр кылыныр дип борчыласыз икән, сезгә күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итәргә һәм хокук иясенең шәхси катнашыннан башка хокукларны теркәү мөмкин булмау турында ЕГРНга язу кертү турында гариза бирергә киңәш итәбез. Язу гариза бирелгән көннән биш эш көне эчендә бушлай кертелә. Бу очракта, милекчедән кала, күчемсез милек объектына хокукларны теркәү өчен беркем дә мөрәҗәгать итә алмаячак, аннан башка бернинди теркәү гамәлләре дә үткәрелмәячәк, документлар гариза бирүчегә тикшерелмичә кире кайтарылачак.
Матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев