Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Росреестры: бакча җир участогына кадәр газны ничек бушлай үткәрергә

Россиядә бакчачылык ширкәтләрен бушлай газификацияләп бетерү буенча дәүләт прог­раммасын гамәлгә ашыруга керештеләр. Безнең республикада социаль газификацияләп бетерү шартларына 196 бакча ширкәтендәге 16,5 меңгә якын йорт биләмәсе эләгә.

Программада катнашу шартлары турында Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров белән сөйләшәбез.
— Нияз Рифхатович, әлеге программага коммерцияви булмаган бакча ширкәтен кертү шартлары турында сөйләгез әле.
— Газ торак йортлар урнашкан бакча җир участоклары чикләренә кадәр бушлай үткәре­ләчәк. Әмма бакчачылык ширкәте торак пункт чикләрендә урнашырга тиеш, торак пункт газлаштырылган булырга яки газлаштыру программасы коммер­цияви булмаган бакча шир­кәте чикләренә кадәр газ челтәр­ләре төзүне күздә тотарга тиеш. Киләсе мөһим шарт — торак йорт теркәлергә тиеш.
— Торак йортка милек хокукын теркәү өчен нинди документлар кирәк?
— Кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү турында гариза, техник план, җир участогына хокук билгели торган документ, дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция кирәк.
— Әгәр участокта бакча йорты урнашкан булса? Бушлай газ кертеп булмаячакмы?
— Әгәр участокта бакча йорты булса, аны торак йортка күчерергә кирәк. «Торак булмаган» статуска ия бакча йортын «торак» статусына күчерү объектның даими яшәү һәм теркәлүне рәсмиләштерү өчен яраклы булуын раслау өчен кирәк. Йорт барлык төзелеш нормаларына туры килергә тиеш.
— Бакчачыларга тагын нинди адымнар ясарга кирәк?
— Коммерцияви булмаган бакча ширкәте әгъзаларының гомуми җыелышын үткәрергә кирәк, анда газификацияләп бетерү турында карар кабул ителергә тиеш. Шулай ук газ бүлү челтәрен төзү һәм газ бүлү челтәрләренә бушлай тоташтыру өчен коммерцияви булмаган бакча ширкәтендә гомуми билгеләнештәге җир участогын бушлай бирү мәсьәләсе буенча фикер алышырга кирәк. Коммерцияви булмаган бакча ширкәте чикләрендә торак йортларның милекчеләре исеменнән тоташуга гаризалар бирүгә вәкил билгеләү; төзелгән газ бүлү челтәрләренең саклау зоналарын билгеләүгә коммерцияви булмаган бакча ширкәтендә җир участоклары милекчеләренең ризалыгын бирү турындагы мәсьәләләрне карауга чыгарырга кирәк.
Газ белән тәэмин итү сис­темасының җир асты объект­ларын эксплуатацияләү өчен коммерцияви булмаган бак­ча ширкәтендә гомуми билге­ләнештәге җир участогыннан файдалану аңа хокукларны рәсмиләштермичә (мондый объектларга хокукларны дәүләт теркәвенә алганнан соң) гамәлгә ашырылырга мөмкин.
Аннары торак йортны газ белән тәэмин итү челтәренә техник тоташтыруга гариза бирелә һәм килешү төзелә. Моны аерым милекчеләр дә, алар исеменнән билгеләнгән коммерцияви булмаган бакча ширкәте вәкиле дә эшли ала.
Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев