Татарстан Роспотребнадзоры ата-аналар көннәрендә лагерьларда балаларга алып килергә тыелган азык-төлекне атады
...
Җәйге лагерьларда сменалар башланыр алдыннан брифингта Татарстан Роспотребнадзоры җитәкчесе Марина Патяшина ата-аналар көннәрендә балаларга тапшырырга ярамый торган азык-төлекне атады.
Патяшина сүзләренә караганда, лагерьларны тикшергәндә идарә белгечләре еш кына балаларның тумбочкаларында азык-төлек белән агулануга китерергә мөмкин булган продуктларга тап булалар. Сүз нәрсә турында бара соң? Балаларга тиз бозыла торган ризыклар: пирожныйлар, тортлар, итле коймаклар һәм казылык бирү тыелган. Шулай ук белгечләр бу исемлеккә чипслар, квас, газлы эчемлекләр һәм сагызны керткәннәр. Ата-аналар көннәрендә җиләк-җимеш, су, соклар, чикләвекләр, печенье, зефир һәм башкаларны тапшырырга мөмкин.
Чыганак: Казань КП
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев